Районда 15 октябрьгә чаклы Урманнар утырту көннәре үткәрелә.
Әлки урман хуҗалыгы райондашларны әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Урман хуҗалыгы кирәк кадәр агач үсентесе белән тәэмин итәргә тырышачак. Үсентеләрне 1 октябрьдән урман хуҗалыгыннан ала башларга мөмкин. Биредә миләш, мамыксыз өрәңге, чыршы, гөлҗимеш кебек яшь агачларны сайлап алырга мөмкин.
Урман утырту көннәрендә урам-тыкрыкларны да онытмасак иде. Алдан утыртылган үсентеләр китмәгән булса, яңаларына алыштыру яхшы булыр.
Нет комментариев