Әлки районында үзара салымның күләме артты
Үзара салым программасы Татарстанда 2014 елдан бирле гамәлдә. Башта еллык түләү һәр кешегә 600 сум исәбеннән билгеләнгән иде.
Халыктан җыелган суммага дәүләтнең дүртләтә ярдәме дә кушылгач, әлеге акчаларга авылларда күп төрле эшләр башкарылып килде.
Ел саен авыл җыеннарында җирлек башлыклары үзара салымның максатчан тотылуы хакында халык алдында хисап тота.
Бу акчалар башлыча су белән тәэмин итү, урам юлларын ремонтлау, авыл эчләрен яктырту, зират тирәләрен тоту, чишмәләрне төзекләндерү, парклар, балалар өчен уен мәйданчыклары төзүгә юнәлтелеп килде.
Авыл җирлекләренең күбесендә еллык бу салымны яз айларында ук тулысынча җыюга ирешәләр. Моның отышлы ягы да бар: хөкүмәттән субсидия дә иртәрәк кайта. Ә бу исә планлаштырылган эшләрнең күбесен җәй айларында ук башкарырга мөмкинлек бирә. Димәк, билгеләнгән хезмәтләрне сыйфатлы итеп эшләп куярга җайлы, дөрес вакыт файдаланыла.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әйтүенә караганда, авыл җирлекләренең барысында да киләсе елда үзара салымның нинди максатларга тотылачагын билгеләүче җыеннар узган инде.
Күп җирдә ул акчаларның саллы өлешен урам юлларын яхшыртуга юнәлдерергә ниятләгәннәр. Шулай ук су трассасын һәм урам утларын ремонтлау, чүп савытларына мәйданчык ясау кебек эшләргә дә бүлеп куелган.
Бәяләр, белгәнебезчә, һәр елны арта бара. Шуңа да кайбер авыл җирлекләре, халык белән килешеп, үзара салымның күләмен бераз арттырырга булганнар. Иң мөһиме – илдә икътисади хәл киеренке булса да, Татарстан җитәкчелеге үзара салым программасын гамәлдә калдырырга мөмкинлек тапты. Димәк, без киләсе елда да авылларда халыкның яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә байтак эшләр башкара алырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев