Әлки районында узган ел 20 кешегә талпан кадалган
Санитар-эпидемиягә каршы район комиссиясе утырышы узды. Аны комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова алып барды.
Утырышта язгы, җәйге чорда бик актуаль проблемаларның берсе – талпаннардан саклану мәсьәләсе тикшерелде. Карлар эри башлауга, талпаннар, халыкча әйтсәк, урман бетләре баш күтәрә башлый. Алар бигрәк тә иртә язда бик активлар икән.
Район хастаханәсе белгечләре әйтүенә караганда, узган ел талпан кадалган 20 кеше аларга мөрәҗәгать иткән. Табиблар һәр очракта, талпаннарны анализга җибәреп, зарар күрүчеләргә дәвалану курслары билгеләгәннәр. Шунысын уңай бәяләргә мөмкин: 2025 елда кешеләргә кадалган талпаннарда йогышлы энцефалит ачыкланмаган. Ә бу энфекция кешегә эләгә калса, аны дәвалау кыен, зарар күрүче сәламәтлегенә зур зыян килә икән.
Базарлы Матак үзәк хастаханәсе белгечләре мәгълүматларына караганда, аларга табигатьтә еш булучы хезмәт кешеләренә вакцина ясау өчен препаратлар кайткан. Әйтик, медицина хезмәткәрләре узган ел план нигезендә урман хуҗалыгында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, газ эксплуатацияләү һәм башка шундый оешмаларда эшләүчеләрнең барысына да вакцина, ревакцина ясаган булганнар.
Быел да районга талпаннар тарата торган чирләргә каршы әлеге вакцина кайткан.
Комиссия утырышында белгечләр төрле саклану чаралары күрүнең халык өчен мөһимлеге турында сөйләделәр. Әйтик, табигатькә чыкканда, аякка резин итек кияргә, тыгыз тукымадан тегелгән кием сайларга, аларның җиң кебек ачык урыннары тыгыз капланганын файдаланырга киңәш ителде. Ә инде табигать кочагыннан кайткач, бер-береңә талпан юклыкка инануда ярдәм итәргә кирәк.
Комиссия утырышында, балаларның җәйге ялларын уздырганда, талпаннарга каршы барлык профилактик чараларның күрелү әһәмияте ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев