Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында вирус йоктыручылар күбәйгән

Районда ОРЗ белән чирләп хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән.

 Әлеге авыру кешегә вирус, микроб йоктыру юлы белән эләгергә мөмкин. Күп очракта йогышлы вирус борын куышлыгы, сулыш юллары аша  организмга тарала.
Районның баш табибы Светлана Одушкина Базарлы Матак хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге авырулар белән тулы, ди. Алар барысы да бирегә ОРЗ билгеләмәсе белән салынган. Чирләүчеләр арасында дүрт яшь бала да бар икән.
Көз айларында һәр елны вируслы чирләрдән авыручылар күбәя. Узган ел ОРЗ, грипп йоктыручылар чагыштырмача аз булган. Табиблар бу уңай күренешне күпләр битлек киеп йөргәннән, диләр. Димәк, без коронавирустан сакланып, башка авыруларга да киртә куйганбыз.
Вируслы чирләрдән саклануның иң ышанычлы юлы ул – вакцина ясату. Бу көннәрдә күпләр район поликлиникасында, фельдшер-акушерлык пунктларында грипптан вакцина кадаталар. Шунысы яхшы: вакцина  сәламәтлек саклау учреждениеләрендә җитәрлек күләмдә бар, прививка түләүсез ясала.
Билгеле, чирләп китмәс өчен һәр кеше үз организмын сакларга да тиеш. Аның кагыйдәләре гади. Кеше күп булган урыннарга  бармаска тырышырга, җәмәгать урыннарында битлек кияргә. Кулларны ешрак сабын белән юу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев