Әлки районында Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан тантаналы митинг үтте
Митингта хәрби бурычларын диңгез-океан флотында үткән ветераннар катнашты. Шулай ук әлеге чараның матур бер бизәге булып балалар бакчасыннан килгән сабыйлар булды.
Алар берничә төр хәрби гаскәр киеменә, олылар белән янәшә әлеге митингта катнаштылар. Хәтта район башлыгы каршысына басып, хәрбиләрчә рапорт биреп, марш та үтеп күрсәттеләр.
Район башлыгы Александр Никошин катнашучыларны сәламләп:
– Хәрби диңгез флоты көне олы бәйрәм. Россия дәүләтен төрле яклап диңгез, океаннар әйләндереп алган. Безнең флот гаскәрләре илебез иминлеген ышанычлы һәм лаеклы саклый. Матросларыбыз гомер-гомергә тынычлык сагында хезмәтләрен башкарып киләләр. Бу – хәзерге вакыйгалар чорында бигрәк тә җаваплы һәм мөһим бурыч. Без беренче вахтада булган хәрбиләргә дә, ветераннарыбызга да бик рәхмзтле, – диде.
Аннан ул тельняшка һәм бирет киеп әлеге тантанада катнашучы элеккеге хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп:
– Заманында сез өчәр ел Россия Кораллы көчләренең элиталы гаскәрендә – диңгез флотында хезмәт итеп, зур чыныгу һәм тәҗрибә тупладыгыз. Сезнең үрнәгегездә башкаларны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү бик мөһим. Без һәрчак бердәм һәм көчле булырга тиеш. Ветеран морякларны бәйрәме белән котлап, сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек телим. Кыю һәм ныклы адымнар белән алга барыйк! – диде.
Район башлыгы берничә хәрби диңгез флоты ветераннарына актив тормыш алып барганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Александр Никошин Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Козыревка да тапшырды. Кыска вакытлы ялга кайткан Андрей Михайлович сүз алып:
– Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә күп кенә Әлки егете хезмәт итә. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, илебез тыныч тормышта яшәсен өчен көрәшә. Минем хезмәттәшләрем тизрәк күкләребез аяз булсын дигән теләк белән үзләренең Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, – диде.
Митингта ветеран-моряк Виктор Булечев чыгыш ясап, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.
Аннан хәрби диңгез флотында хезмәтитүчеләр истәлегенә куелган обелиск тирәсенә веноклар, тере чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев