Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Матак авылында часовня төзеделәр

Гыйбадәтханәләр, чиркәүләр, часовнялар төзү һәрвакыт иң бөек яхшылык, исәннәрнең намус эше дип саналган.

Дога кылу өчен күп кенә иман итүчеләр гыйбадәтханәләргә киләләр. Әмма догалы ялгызлыкны часовняларда да табарга мөмкин. Аларның кайберләре тышкы яктан чиркәүгә охшаган. Часовня – Аллаһы Тәгаләнең бар нәрсәсе өчен өзлексез дога кылырга һәм рәхмәт әйтергә васыять турында ачык искәрмә. Чиркәү ерак урнашкан булса, кешеләр монда күмәк догага җыелалар.
Иван Севрикеев   часовня төзи башлаган. Үзе өчен генә түгел,  җирле кешеләргә, яки үтеп баручыларга – теләгән һәркем кереп, Аллаһыга мөрәҗәгать итә алсын өчен. Ул Югары Матак авылында, элек Иван Федорович йорты торган урында урнашкан. «Безнең тормышыбызда төрле  катлаулы хәлләр булды. 2002 елда безнең абзар янды. Аны яңадан төзедек. Ә 2003 елда янгын бердәнбер өебезне юк итте, – дип сөйли Иван Севрикеев.  – Шул ук урында өй төзергә теләдем. Әмма янган урында яңа йорт төзергә ярамый дип санала – ул хуҗаларга бәла китерәчәк. Авыл өлкәннәре дә бу урында 1917 елда ук часовня булган дип әйттеләр. Шулай итеп, бу нигездә часовня төзү фикере туды”.
Иван Федорович сөйләвенчә, бу игелекле эшкә битараф булмаган кешеләр тартылган. Җылы сүз, мөмкинлекләре булганча акча белән ярдәм итүчеләр булган. Кайберәүләр акчалата ярдәм итсә, икенчеләре техника биргән, төп төзелеш эшләрен бушлай башкарган. Иван Севрикеев эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнгән Константин Виденеевка, брусчатка белән ярдәм иткәне өчен Василий Мошковка, аерым рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Виктор Севрикеевны, Леонид Севрикеев һәм Петр Севрикеевны билгеләп үтте, аларның кайберләре акчалата, кайсысылары транспорт белән ярдәм иткән.  “Иң  мөһиме, миңа мөселманнар зур ярдәм күрсәтте. Айрат Гатауллинга мөрәҗәгать иткән идем, ул эчке бизәлештә булышты. Казаннан  үз акчасына төзелеш материаллары алып кайтты. Денис Хафизов үз акчасына бордюрлар сатып алды, Айдар Җиһаншин агач материаллары белән ярдәм итте. Читтә калмаган, акчалата һәм хезмәт керткән һәркемгә рәхмәт, – диде Иван Федорович битараф булмаганнарга.
Изге урын барлык җирле халык өчен чын бүләк булды. Шушы көннәрдә часовняны изгеләндерү чарасын үткәрү планлаштырыла. “Ул безнең махсус хәрби операция зонасында бөек Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы хәрби хезмәткәрләребезгә дә истәлек булсын», – дип ассызыклый Иван Федорович. 
Иван Севрикеев авылда тормыш дәвам итсен өчен тырышучы кешеләрнең берсе булып кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев