Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки рйоны волонтерлар делегациясе Лисичанск, Радужное шәһәрләре халкына, гуманитар йөк илттеләр

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге волонтерлар делегациясе, махсус хәрби операциядәге Әлки егетләренә һәм Татарстан Республикасы карамагындагы Лисичанск, Радужное шәһәрләре халкына, гуманитар йөк илттеләр.

Ерак сәфәрдән кайткач, без әлеге мөһим хезмәттә катнашкан сугышчан ветеран Сергей Гнеденков белән сөйләштек.


– Сергей, белүемчә, сез берничә тапкыр инде сугыш барган җирләрдә булдыгыз. Контракт төзеп, үзегез дә солдат киеме киеп хезмәт иттегез. Соңгы баруыгызда анда нинди үзгәрешләр күрдегез?


  –Әйе, мин егермедән артык гуманитар йөк илтүдә катнаштым. Егетләребезнең һәрвакыт алга баруларын күреп кайтабыз. Кайчандыр көчле сугышлар барган шәһәрләрдә хәзер инде тыныч тормыш башланганны күрдек. Анда өйләрне, мәктәпләрне, хастаханәләрне һәм башка биналарны ремонтлаганнар, бик яхшы юллар салынган. Халык яшәр өчен, бөтен шартлар да тудырыла. Бары тик су белән проблемалары бар. Анда краннан килгән су эчәргә ярамый. Ул – техник су, юынырга гына мөмкин.


 – Ә егетләребезнең кәефләрендә үзгәрешләр сизеләме?


  – Әлбәттә, хәрбиләрнең хәзер зарлануларын бөтенләй ишетмәссең. Чынлыкта аларны Саклану министрлыгы тиешле бөтен нәрсәләр белән диярлек тәэмин итә. Ә без төяп барган әйберләр ул тиешлеләр исемлегенә кермәгән. Солдатларыбыз туган яктан килгән һәр нәрсәне кадерләп кабул итәләр. Бу – аларны кайгырту билгесе дә, тыныч тормыштагыларның  алар белән бергәлеген белдерү дә. Балалар язган хатларны гына алыгыз: һәр солдатның күкрәк кесәсендә укучылар язган хатны табарга мөмкин.


– Бу баруыгызда сез безнекеләрне нәрсәләр белән куандыра алдыгыз?


– Без “Днепр” мотоциклыннан, квадроцикл сымак итеп, дүрт көпчәкле ясалган техника һәм арбасын алып бардык. Аны моннан алып киткәндә, әле без кемгә тапшырып калдырасын хәл итмәгән идек. Бу –кулдан ясалган, бик ышанычлы техника, кая мөһим, шунда калдырырга килешкән идек. Шулай килеп чыкты: аны без Карамалы егетенә тапшырдык. Ул аларга бик кирәк икән.


  Тагын бер “Луаз” алып барган идек. Анысын Иске Әнҗерә егетенә калдырдык. Ул машина яралыларны ташуга җайлаштырып ремонтланган, бик тә юлсыз җирләрдә файдаланырга яхшы.


– Ул техниканы ремонтлау, яңартуларда кемнәр булышты?
– “Луаз”ны безгә Владимир Иванов бүләк итеп бирде. Аны Нурлат шәһәрендәге оста егет Володя Морозов көйләде. Без иганәчеләр аша көпчәкләр, моторын сатып алырга акча җыйдык. Ремонтлаучы Володя үзеннән дә күп акча тыкты аңа. Оста үзенең машинасына тагып та барды аны. Аңа бу игелекне гамәлне тормышка ашыруда әфганчы егетебез – Борискино авылыннан Вячеслав Шамышев улы Стас белән ярдәм иттеләр. Ул егет машиналар ремонтлауда күп булышты безгә.


 – Бу баруыгызда сез анда озак тордыгыз: бөтен фронтны йөреп чыктыгыз, бугай?


– Александр Федорович белән барганда, безнең сәфәр бай эчтәлекле  һәм күп урыннарда булырга туры килә. Бу юлы да башта без Луганск янәшәсендә татарстанлылар белән бергә кушылдык. Бердәм Россия партиясе оештырган гуманитар йөк төягән машиналар колоннасына иярдек. Анда безнең делегацияне ТР вице-премьеры Ринат Садыйков һәм шәһәр җитәкчелеге каршы алды. Аннан без Лисичанск һәм Радужное халкы өчен хәзерләнгән гуманитар йөкне махсус үзәккә тапшырып калдырдык.  Шуннан соң Херсон өлкәсенә тагын 600 километр юл үттек. Анда инде фронт та якын. Әйтик, Днепр елгасының бу ягында – без, тегесендә Украина солдатлары иде. Ара – бары ике чакрым. КамАЗ машинасы яшерен ясалган ангарда кунды.
– Сугыш барган җирләрдә йөрү хәрби булмаганнарга куркыныч түгелме соң? Сезнең саклану жилетлары бармы?


– Корал гына бирелми безгә, калганы белән тәэмин итәләр. Мин – инде сугышларны күргән кеше. Бу юлы безнең белән беренче мәртәбә Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев барды. Ул бик кыю ир-егет булып чыкты һәм безгә бик яхшы ярдәм итте, рәхмәт аңа. Шулай ук һәр баруыбызда диярлек,  “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов зур булышлык күрсәтә. Бу юлы да ул йөк машинасы, такталар, тушенкалар, ягулык белән булышты. Рәхмәт шулай ук Нурлат АТП директоры Идрис Кәримовка. Ул да ягулык белән еш булыша. Һәр гуманитар йөкне илткәндә, солдатларга Юхмачы пекарнясы җитәкчесе Рәфис Ганиуллин тәм-томнар төяп җибәрә. Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар күп булыша. “Алексеевскдорстрой” безнең мөрәҗәгатьләрне һәрвакыт уңай хәл итә. Демидовкадан Надежда һәм Дмитрий Туровларның да ярдәме зур. Алар, өйләрендә тушенкалар ясап, сало әзерләп тә биреп җибәрәләр. Безнең район клублары, мәктәпләр, бик кирәкле әйберләр җитештереп, Әлки  егетләренә озаталар.
Һәр баруыбызда без райондашларыбызга посылкалар алып китеп тапшырырга тырышабыз. Бу юлы да туганнары җибәргән тартмаларны унлап егетнең кулларына бирә алдык.


– Сезнең белән еш кына “Хузангай”дан бер үк КамАЗ шоферы бара. Ул да бик кыю егеткә ошаган.
  – Әйе, Сергей Романов бик күп тапкырлар йөк илтте. Ул үзе дә – Чечен сугышы ветераны . Бик оста йөртүче, кыю, техниканы әйбәт белә. Бу баруыбыз алдыннан аның машинасының двигателе ватык булган. Бер атнада үзе көн-төн буе җыеп чыккан һәм безнең йөкне исән-имин тапшырып кайта алды. Гуманитар ярдәмнәр озата баруда хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасының Әлки бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов күп хезмәт куя. Ул бу эшләрне республика күләмендә дә башкара.
–Сергей, сезгә игелекле хезмәтләрегез өчен рәхмәт. Тылда сездәй егетләр булганда, җиңүләр дә озак көттермәс, дип ышанып калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев