Әлкиле әфьюн җыйган өчен җәзага тартылган
Яңалыклар

Әлкиле әфьюн җыйган өчен җәзага тартылган

Хөкем ителүче, киндер үсемлегенең кайбер өлешләрендә әфьюн барлыгын белә торып, аны кыргый үскән урыннан табып җыйган.

Ир-ат үсемлекне, дәвалану максатын күздә тотмыйча, шәхсән үзе кулланырга теләгән. Шуңа да, полиция хезмәткәрләре бу хакта белеп алганчы, өендә саклаган.
Мәхкәмә, хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсенең 2 нче бүлеге буенча (әфьюнлы матдәсе булган үсемлек өлешләрен канунсыз рәвештә булдырып, аны сату максаты куймыйча саклау) гаепле дип тапкан.   Нәтиҗәдә, ир-атка карата катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәү рәвешендә 3 ел да 4 айга иректән мәхрүм итү җәзасы чыгарылган. Хөкем карары кануный көченә кермәгән.
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.


Нет комментариев