Әлкилеләр ау мылтыкларын махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрделәр
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, әмма бүгенге көндә ау мылтыгы ул – пилотсыз очкычларны, шулай ук дошманнарыбыз – Украина нацистларының дроннарын юк итүнең иң нәтиҗәле чарасы.
Бу корал хәзер махсус хәрби операциядәге безнең сугышчыларга бик тә кирәк.
Бу көннәрдә әлкилеләр шундый корал һәм патроннарын фронтка тапшырды инде. Аучылар Андрей Измайлов, Александр Якорев һәм Андрей Ерусланов гозергә битараф калмады. Сугышчыларга ау мылтыклары һәм патроннар кирәк булуын белгәч, алар безнең ир-егетләребезнең гомерен саклау өчен, ике дә уйлап тормыйча, коралларын тапшырды.
Хәрби бүлек вәкиле Әлки аучыларына рәхмәтен әйтте. “Шулай итеп, гади авыл аучылары үз коралларын нацистларга төбәде”, – дип билгеләде ул.
–Шома көпшәле корал, чыннан да, үзенең дроннарга каршы нәтиҗәле булуын күрсәтте. Дрон, гадәттә, зур булмый, аның каравы, ул тиз хәрәкәт итә, юнәлешен үзгәртә. Шома көпшәле корал белән кеше әзме-күпме эш итә белә икән, аның ярдәмендә янаган куркынычны юк итәргә мөмкин, – дип сөйләде Андрей Ерусланов.
Ау мылтыгы булган, ләкин күптәннән кулланмаучылар, аны фронтка тапшырып, якташларыбызга ярдәм итә ала. Моның өчен республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе Андрей Еруслановка яисә Росгвардия бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Алар коралны ничек тапшырырга кирәклеген аңлатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев