Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлкилеләр эшмәкәрләр җыенында катнашты

Казанда 29-31 март көннәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Форумга Россиянең 37 төбәгеннән 900 делегат җыелды.

Әлки җирлегеннән җыен эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, эшкуарлар Ленсур Шакиров һәм Булат Гатауллиннар катнашты.
Чара барышында әлеге эш ияләренә Татарстан районнарындагы иң алга киткән шәхси эшмәкәрләр  тәҗрибәсе белән танышу, фикер алышу мөмкинлеге тудырылды.


 31 мартта Бөтенроссия татар авыллары форумында катнашучылар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Ул үзенең социаль челтәрендә бу турыда: “Бүген безнең илебездә татар авылларының саны 4200 гә якын. Уңышлы эшмәкәрләр – авыл халкының ышанычлы таянычы. Сез авыл үсешенә зур өлеш кертәсез, эш урыннары белән тәэмин итәсез, мәктәпләргә, мәчетләргә булышасыз, милли йолаларны торгызасыз. Моның өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Бергә булыйк, бердәм булыйк!” – дип язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев