Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлкилеләр «Ватаным Татарстан» бүләкләрен отты

«Әлки хәбәрләре» район газетасы бу яртыеллыкта 3 мең данәдән артык тираж җыеп, республика районнары арасында мең кешегә исәпләгәндә иң күп тиражлы газета булып танылды.

 

Без киләсе атнада абүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнатырга җыенабыз. Ә хезмәттәшләребез — «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе үз укучылары арасында бүләкләрен шушы атнада уйнатты.

Республикабызның төп газетасының иң зур бүләге — самокатны Татар Борнаеннан Рәйсә һәм Рәис Минсәгыйровлар откан. «Ел саен берәр бүләк отмабызмы дип квитанция җибәрә идек. Менә бит насыйп булгач, иң зурын эләктердек. Безгә мондый бәхет әле беркайчан да елмайганы юк иде. Әле ышанып та бетеп булмый. Бабай велосипедта йөри иде, менә хәзер самокатка күчәр инде», — дигән Рәйсә апа.

Моннан тыш Әлки районыннан «Ватаным Татарстан» газетасының бүләкләренә Каюм Галимуллин, Мөслимә Шәйхетдинова, Лилия Хәлилова, Гөлфинә Нуруллина лаек булганнар. Гаҗәп: газета уйнаткан 28 бүләкнең 5се әлкилеләргә насыйп булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев