Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Анатолий Самаркин: «Әлки хәбәрләре»н кулыма алып, якташларымның бүгенге тормышы белән танышам

Тиз уза да соң вакыт… Чыннан да, тиз йөрешле нинди генә транспорт чарасы уйлап тапсалар да, аны куып тоту мөмкин түгел.

  Бары тик хатирәләр генә, тормышның онытылып килгән мизгелләрен яңартырга мәҗбүр итеп, әле бер, әле икенче елга әйләндереп кайтара. Үткән елларны яңабаштан күзалларга исә туплама газеталарның саргайган битләре ярдәм итә...
Ничектер шулай килеп чыкты: язмыш мине газета белән бик иртә бәйләде. Кәчидә укыганда ук мине – сыйныфның, ә Юхмачыда мәктәпнең стена газетасы мөхәррире итеп сайладылар (бәлки, башкаларга караганда, дөресрәк язганмындыр). Шул ук вакытта минем туганым Виктор Кузнечихада район газетасы корреспонтенды булып эшли иде. Тагын бер Юхмачы кешесе дә журналист булып китте. Шулай ук укытучылар да район газетасына еш кына язмаларын юллыйлар иде. Чөнки мәктәбебез дә ул вакыттагы Куйбышев (хәзерге Спас) районында иң яхшылар исәбендә иде бит.  Шул ук елларда “Яңа тормыш”та минем дә кечкенә генә язмаларым, шигырьләрем басылды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мине әдәби хезмәткәр буларак, эшкә чакырдылар. 
Ә аннары районны бүлделәр һәм Әлки районы оештырылды. Әти-әнигә якынрак булу өчен, мин Базарлы Матакка күчендем, әмма редакциядә эшли алмадым. Эш шунда: төп газета татар телендә басылып, русчага тәрҗемә генә ителде. Мин район военкоматына эшкә урнаштым, әмма газета белән бәйләнешне өзмәдем: язмаларны ара-тирә биреп бардым. Анда “Яңа тормыш”тан бирегә эшкә күчкән хезмәттәшләрем дә эшли иде. 
Әкренләп билгеле бер кешеләр штаттан тыш даими эшли башлады. Комсомолның район комитеты белән бергә эш итеп, ай саен газета эчендәге газета чыгарырга алындык. Аны “Факел” дип атадык. “Факел” авылның комсомол оешмалары тормышын, яшьләргә бәйле борчуларны яктыртты. Мин дә комсомол сәркатипләреннән, гадәттә, яшь җитештерүчеләр, актив хезмәткәрләр, кызыклы вакыйгалар турында язуларын сорый идем, алар үтенечемне кире какмады. 
...Мин хәзер Казанда яшим. Әмма туган авылымда булганда, һичшиксез, район газетасын кулыма алып, якташларымның бүгенге тормышы белән танышам. Еллар үтәр, ә “Әлки хәбәрләре” битләрендә бүгенге яшәяшебез озак елларга теркәлеп калыр.  Мин бүгенге көн хезмәткәрләренә әлеге җаваплы эшләрендә уңышлар теләп калам! 
Анатолий Самаркин, 
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев