Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аномаль эссе зыян салмасын

Әле яз ае – май  булуга карамастан, урамда аномаль эсселек хөкем сөрә.

 Кызу һава сәламәтлеккә зыян салмасын өчен нәрсәне истә тотарга, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң? Район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы Венера Садыйкова киңәшләренә колак салыгыз:
–Йөрәк-кан тамырлары системасы чирләреннән интегүчеләр эссегә аеруча сизгер. Чөнки һава температурасы югары күрсәткечләргә җиткән чорда нәкъ менә йөрәк-кан тамырлары системасына иң күп авырлык килә. Саклану чараларын күрмәсә, мондый кешеләрнең  саулыгы белән җитди проблемалар килеп туарга, шул исәптән йөрәк өянәге яисә инсульт булырга мөмкин. Гомумән, кызу һаваның бөтен кешегә, шул исәптән яшьләргә дә зыян салуы ихтимал.
Аномаль эсселек вакытында иң беренче киңәш – күбрәк сыеклык эчү. Ник дигәндә, кызуда төп хәвефләрнең  берсе – организмның сусызлануы. Лимон суты сыгылган су, шикәрсез яшел чәй, компотлар, морслар  эчү әйбәт. Сусыл яшелчәләр һәм җиләк-җимеш куллану да әйбәт, алар күзәнәкләрне дым белән тулыландырып кына калмый, витаминнар белән дә баета.
Ә менә алкоголь, сыра, баллы, газлы эчемлекләр кулланырга киңәш ителми. Алар эчәсе килүне басмый, организмда матдәләр алмашыну процессларын тоткарлыйлар. 
Эсседә җиңел ризыклар – пешкән балык, тавык ите, салкын ашлар ашарга тырышыгыз. 
Кояш аеруча актив вакытта – көндезге 11 дән 17 сәгатькә кадәр урамга чыкмасаң яхшы. Ә инде чыгарга туры килә икән, ачык төсләрдәге кием киегез, җиңелчә баш киеме турында онытмагыз. Үзегез белән газсыз минераль су алыгыз. Ышыктарак булырга тырышыгыз.
Көн уртасында, аеруча эссе вакытта физик эш белән шөгыльләнмәскә тырышыгыз.  
Кондиционерлы бинада салкын тидерүдән сакланыгыз. Һава температурасы +22+23 градустан төшмәсен. Җәен салкын тиеп авыруларның барысы да диярлек кондиционерны дөрес файдаланмау, салкын эчемлекләр һәм туңдырманы чамадан тыш куллану белән бәйле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев