Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Апак почта бүлеге – Әлки районында районда лидер

Җәйге газета-журналларга язылу кампаниясе гадәттә авыр бара. Авыл кешесе кош-корт сатып ала, бакча мәшәкатьләренә чума.

Шулай да, уңышлы эшләүче почта хезмәткәрләре булган авылларда газеталарга язылуда да әйбәт нәтиҗәләргә ирешүчеләр бар.

Апак почта бүлеге 2026 елның икенче яртыеллыгына халыкны «Әлки хәбәрләре» газетасына языдыру буенча планын районда беренче булып үтәде. Биредә почта бүлеген 2021 елдан бирле Рузия Хафизова уңышлы җитәкли.

Без Рузия Заһидулла кызын хезмәт җиңүе белән котлап, аңа «Татмедиа» җәмгыятенең «Әлки информ» филиалы Мактау хатын һәм истәлекле бүләкне тапшырдык.

Рузия Хафизова әйтүенчә, почта бүлегенең уңышлы эшләвендә хат таратучылар Геннадий Малахаевның (Каракүл, Иске Тумба авыллары) һәм Халидә Вәлиуллинаның (Апак) тырышлыклары зур.

Әлеге почта бүлеге 122 гаиләне «Әлки хәбәрләре» газетасына языдырган. Ай ахырына кадәр алар планнан тыш тагын берничә гаиләне языдыруны үзләренә бурыч итеп куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев