Арча районы МХО зонасына 10 машина һәм мобиль мунча җибәрде
Арча районы кабат СВО зонасына гуманитар йөк җибәрде.
Ун автомобильдән торган колонна, бөтен район көче белән җыелган азык-төлек һәм җиһазлар белән алгы сызыкка чыкты. Ай ярым дәвам иткән ярдәм җыю акциясе волонтерларны, җирле предприятиеләрне һәм гади халыкны берләштерде.
Ярдәм җыю чын мәгънәсендә бөтенхалык эшенә әверелде. Районда яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар кәбестә тозлаган һәм токмач басканнар, балалар хәрбиләргә хатлар язганнар, шулай ук, башка кирәк-ярак әйберләре дә җыелган.
Социаль челтәрләрдә Яңа Кенәр авылыннан сугыш хәрәкәтләре ветераны Рашат Салихҗанов хәбәр иткәнчә, дүртенче мобиль мунча волонтерлар көче белән 10 көндә төзелгән.
"Без аны ун көн эчендә ясадык. Битараф калмаган һәркемгә рәхмәт", - дип язган Рашат Салихҗанов.
Татарстан Дәүләт Советы утырышында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов та Арча районы халкының ярдәмен билгеләп үтте һәм барлык волонтерларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең гомуми эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев