Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниләр мобилизацияләнүчеләр янында булдылар

​​​​​​​Соңгы атналарда район җитәкчеләре мобилизацаияләнгән егетләребезнең гаиләләрендә булып, аларның яшәү шартлары белән таныштылар. Бер уңайдан, үзләренә тәкъдим-мөрәҗәгатьләре белән кызыксындылар.

 

Күп кенә әти-әниләр, туганнар хәзер  Казанда хәрби өйрәнүләр узучы егетләр  янында  булып кайтырга  теләк белдерделәр.

Узган атнада, шимбә көнне иртә сәгатьтән 32 кешедән торган делегация  мобилизацияләнгән туганнары янына  бару өчен  район мәдәният йорты бинасына җыелды. Район башлыгы Александр Никошин һәм башкарма комитет җитәкчесе  Руслан Морадымов аларны Казанга алып-барып кайту өчен бик уңайлы шартлар тудырылган ике автобус оештырган иде.

Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгән  татарстанлылар ике пунктта яшиләр: беренчесе – “Казан Экспо”да, икенчесе – Казан танк  училищасы базасында.

Әзерлек үтүче егетләр һәр көнне хәрби полигонда өйрәнүләр үтәләр, чыныгулар алалар.  

Әти-әниләргә, туганнарга мобилизациянгән егетләр белән очрашу өчен өч сәгать вакыт бирелә. Без очрашуга барып кайткан туганнар белән элемтәгә кердек. Менә нәрсәләр ишеттек без алардан:

“Очрашуга барасын билгеләнгәч, бик дулкынландым. Ирем белән ике атналап күрешмәгән идек. Мин үзем белән кайбер документларны  алып барган идем. Әйтик, ышаныч кәгазенә аның имзасы кирәк иде – шуларны эшләп кайттым. Рәхмәт шундый очрашуны оештырган җитәкчеләребезгә. Хәзер алар өчен күңелебез тыныч. Сау-сәламәт  була күрсеннәр”, диде мобилизацияләнүче бер егетнең хатыны.

“Шулкадәр сөендек бу очрашуга – хәтта еладым да. Улыбыз белән аерылышканга ике атналап кына вакыт узды бит. Бик сагындык үзен. Дөрес, һәркөнне хәбәрләшеп торабыз аның белән. Очрашып, берничә сгать сөйләшеп утыргач бик күңелебез булды. Алар ашау-эчү бик әйбәт диделәр. Анысын ишетү дә безгә сөенеч булды. Бик тә уңайлы автобуслар бирелгән иде. Шулай безне кайгыртып, хәл-әхвәл белеп торган җитәкчеләргә олы рәхмәтләр җиткерәбез”, диде хәрби өйрәнүләр үтүче егетнең әнисе.

Әти-әниләр, туганнар – Казанда хәрби өйрәнүләр узучы егетләребез белән шундый очрашулар тагын оештырылыр әле дигән өметтә калганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев