Авариядә җәрәхәт алучы бер пассажир – йөкле хатын-кыз
2 октябрьдә Түбән Әлки авылы янында олы юлда зур автомобиль һәлакәте була.
Самара өлкәсеннән шәхси автомобиль йөртүче, әлегә билгесез сәбәпләр белән, каршы як юл полосасына чыга һәм җиңел автомобильгә “маңгайга-маңгай” диярлек бәрелә. Икенче автомобильдәге кешеләр Казан шәһәрендә яшәгәннәр, кунакка районга кайткан булганнар.
Нәтиҗәдә, авариядә биш кеше каты тән җәрәхәтләре алалар. Алар Базарлы Матак хастаханәсеннән килгән ашыгыч ярдәм машиналары белән дәвалау учреждениеләренә озатылалар.
“Юл хәлакәтендә җәрәхәт алучы ике кешене шунда ук санавиация ярдәмендә республика клиник хастаханәсенә озаттык. Бер авыру Чистай хастаханәсе травмопунктына салынды. Авариядә булган бер кешегә район хастаханәасендә операция ясалды. Ике кеше әлегә Бзарлы Матакта дәвалана. Җәрәхәт алучы бер пассажир – йөкле хатын-кыз”, – дип хәбәр итте районның баш табибы Светлана Одушкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев