Авариядә сыер гаеплеме?
Яңалыклар

Авариядә сыер гаеплеме?

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары хәбәр итүенчә, үткән атнада 103 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, исерек килеш машина йөртүче 3 кеше тоткарланган. Ә менә Иске Алпар һәм Үргәгар авыллары янында булган аварияләрдә кемне гаепләргә белмәссең: зур юлдан баручы автомобильләр белән …сыерлар бәрелешкән. Сөтлебикәләрен югалткан хуҗаларга бу очракта үзләрен генә гаеплисе инде: терлекләрне...

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары хәбәр итүенчә, үткән атнада 103 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, исерек килеш машина йөртүче 3 кеше тоткарланган.

Ә менә Иске Алпар һәм Үргәгар авыллары янында булган аварияләрдә кемне гаепләргә белмәссең: зур юлдан баручы автомобильләр белән …сыерлар бәрелешкән. Сөтлебикәләрен югалткан хуҗаларга бу очракта үзләрен генә гаеплисе инде: терлекләрне көтүгә йөртәсе урынга иреккә чыгарып җибәргәннәр бит.


Нет комментариев