Автомобиль хуҗалары, махсус мәйданчык була торып та, машиналарын юлда калдырганнар
Район башлыгы Александр Никошин күрсәтмәсен үтәп, Базарлы Матак авылының мәктәпкәчә учреждениеләр янындагы машина куеп тору урыннары тикшерелгән.
Нәтиҗәдә тугыз кагыйдә бозу очрагы теркәлгән: автомобиль хуҗалары, махсус мәйданчык була торып та, машиналарын юлда калдырганнар. Беренче тапкырга автоинспекторлар кисәтү ясау белән чикләнгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев