Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Юхмачы авыл җирлеге советының үз бинасы булачак

​​​​​​​Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан иске агач бина байтактан инде тузып яраксыз хәлгә килгән иде. Аннан соң ике дистә ел җирле власть органы “Мелиорация” ПМК предприятиесенең ике катлы бинасында бүлмәләр арендалап торды.  

 
Быел республика программасы нигезендә җирлек башкарма комитетының яңа бинасы сафка басачак. Ул бик уңайлы урында – “Алексеевск-Югары Колок” трассасы  янында, авыл мәдәният йортыннан ерак түгел урнашкан.
Объектның смета бәясе 5 миллион сумга якын, подрядчысы – “Ремстройкомплект” җәмгыяте.  Без төзелеп килә торган бинада булып, эшләрнең барышы белән таныштык. Төзүчеләр Азат һәм Дияр Абдуллаевлар стеналарны тигезләүне төгәлләп баралар. Аннан соң диварларның бер өлешен буяп, калганына обой ябыштырырга җыеналар. Иң зур мәйданлы бүлмәдә – ике тәрәзә, анда авыл җирлеге башлыгы эшләячәк. Кечерәк кабинетлар башкарма комитет секретаре, бухгалтер һәм җирлекнең архивы өчен. 
–Бинада автоном газ һәм су белән тәэмин итү, канализация булачак. Объектны тапшыру срогы – 31 декабрьдә, әмма район җитәкчелеге ярдәме белән бинаны инде көз башында өлгертергә дип торабыз,–ди авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов. Ул безне өй туена да чакырды әле. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев