Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхмәт авылы хатын-кызлары солдатларга өйдә баскан токмач хәзерлиләр

Әхмәт авылы хатын-кызлары Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм йөзеннән өйдә баскан токмач хәзерлиләр.

Бу эшне Әхмәт мәдәният йорты һәм китапханә җитәкчеләре Резидә Гыйльфанова белән  Лилия Хәйруллина башлап җибәргәннәр.

–       Башка районнардан күреп, без дә егетләребезгә шундый ярдәм күрсәтергә булдык. Кирәкле продуктларны барыбыз да өебездән алып килдек. Нәтиҗәдә, 70 йомыркадан җәймә ясап, токмач бастык. Аларны киптереп, 800 грамлы калай банкаларга тутырдык. Мондый савытлар барлыгы 15 данә булды. Барысы да әзер булса да, авыл халкы һаман да әле баскан токмач алып килә. Без аларга бик рәхмәтле. Әлеге гуманитар ярдәмне бу көннәрдә җыю пунктына илтеп тапшырачакбыз. Ватанны саклаучылар көненә туган якларыннан шундый бүләк алу бик тә күңелле булыр, минемчә, – диде Резидә Гыйльфанова.

Авыл халкы шулай ук солдатларга җиләк-җимеш кайнатмалары, җылы оекбашлар, консервланган тозлы кыяр, помидор салатлары, ярма, макароннар  да хәзерләп җибәргән булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев