Әхмәт авылында печән чабу традицияләре белән танышу узды
Әхмәт авыл китапханәсе «Без авылда» исемле чара оештырды.
Ул балаларны печән чабу традицияләре, крестьян хезмәте һәм авыл тормышы белән таныштыруга багышланды.
Чара белем бирү өлешеннән башланды. Китапханәче балаларга борынгы заманда ничек печән чабуларын, нинди кагыйдәләрне үтәүләрен сөйләде. Аерым игътибар хезмәт коралларына бирелде: катнашучылар чалгының ничек төзелгәнен, тырма белән ничек эшләгәннәрен күрделәр, печән эшләрен ни өчен иртә белән, ык чык торганда башлаганнарын белделәр.
Очрашуның мөһим өлеше — гамәли күнекмәләр булды. Балалар күзәтеп кенә калмадылар, ә үзләре дә печән чабу эшләренең төп этапларын башкарып карадылар: чабуны охшаттылар, «печәнне» җыйдылар һәм кечкенә өемнәргә өйделәр. Мондый эшчәнлек авыл хезмәтенең авырлыгын ачык күрсәтергә һәм балаларда бабайлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте.
Чара балаларның туган як тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрен киңәйтүгә, халык традицияләренә кызыксыну уятуга һәм коллектив хезмәтнең кадерен аңлауга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев