Әхмәт мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре бара
Ике дистә еллар элек районда күп кенә яңа мәктәпләр салынды. Ул елларда Әхмәт авылы да Иске Камка белән бер вакытта яңа мәктәпле булырга тиеш иде.
Ул елны программага республика бер генә мәктәпне кертә алды. Ә Әхмәтнеке, чагыштырмача яңарак булганга, ул исемлектән төшеп калды.
Соңгы дистә елда районда күп мәктәпләр төзекләндерелде. Менә быел әхмәтлеләр “урамына да бәйрәм килде”: иртә яздан төзүчеләр мәктәпнең бинасын капиталь ремонтлауга керештеләр.
Авылның әлеге уку йорты салынганга, 30 елдан артык вакыт узып киткән. Аны “Әхмәт” совхозы хуҗалык исәбе белән төзеткән иде. Ул елларда совхоз белән, шул авылда туып-үскән Ринат Гайфуллин җитәкчелек итте. Төзелешнең подрядчы оешмасы итеп, Илдус Кәлимуллин җитәкчелегендәге, ПМК-8 предприятиесе билгеләнә. Мәктәп бинасын алар үз мөмкинлекләреннән чыгып төзиләр. Дөрес, спорт залы, ашханәсе, конференц-заллары булмаса да, иске агач бинадан бу яңа корылмага күчү бик шатлыклы вакыйга булган иде. Мәктәп укытучылары, ата-аналар хәзер дә якташлары Ринат Гайфуллинга бик рәхмәтле булып яшиләр.
Кызганыч, шул гомердән бирле монда җитди төзәтү эшләре бик аз башкарылды. Берничә ел элек мәктәп көче белән бинаның башын калай белән яба алганнар иде.
Ә мәктәпкә ремонт бик тә соралды. Биредәге агачтан эшләнгән тәрәзәләрдән җил өрде, диварларыннан, түшәменнән җылы югалды. Классларда, коридорда салкын булды. Гомумән, мәктәп бик таушалган хәлдә иде.
Уку йорты директоры Гөлшат Зәйнуллина безне ремонт эшләре белән таныштырды.
–Казаннан килгән төзүчеләр бригадасы ремонт эшләренә бик актив кереште. Алар инде электр үткәргечләрне ясап чыктылар, диварларны штукатурлауга тотындылар. Бер бригада, бинаның элеккеге кыегын сүтеп, яңасын төзеп бетереп килә. Дөрес, әлегә түбәсе калай белән капланмаган. Әмма, башына махсус тукымалар тарттырып, эчләренә яңгырлар үтмәслек хәлгә китерелгән. Бу көннәрдә түбә өчен профнастил да кайтачак, – диде ул.

Без мәктәп бинасының башын ябу белән шөгыльләнүче төзүчеләр белән дә аралашып алдык.
–Безнең биредә эшләр бик җайлы бара: проект нигезендә түшәмне әйбәтләп җылыттык, аннан башын яба башладык. Хәзер яңгырлар безгә эшне дәвам итәргә комачауламый инде, – ди Андрей Җимагулов.
Бу бригада безнең районда күптәннән уңышлы гына эшләп килә. Алар Югары Әлморза мәктәбен, Иске Чаллы мәдәният йортын, Базарлы Матактагы бер тулай торакны төзекләндерүдә катнашканнар. Егетләр эшләрен сыйфатлы, барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп башкаралар.
Мәктәп тулысынча ремонтланачак: стеналар урам яктан затлы керамик плиткалар белән тышланачак, җылылык системасы алыштырыла, яңа ишек-тәрәзәләр куела. Берничә урында санузел бүлмәләре ясала. Проект бәясенә яңа парта-өстәлләр, интерактив такталар, шкафлар, компьютерлар сатып алу кертелгән.
Дөрес, уку йортының тирә-юнен төзекләндерүгә акчалар каралмаган. Район башлыгы Александр Никошин, бинаның тирәсен төзекләндерү җирле бюджет хисабына башкарылыр, дип өметләндереп тора.
Былтыр мәктәпнең ашханәсенә капиталь ремонт ясалган иде. Хәзер укучылар бик матур эшләнгән, заманча җиһазландырылган залда тукланалар.
Әхмәт мәктәбендә быелгы уку елында 22 бала белем ала. Алар хәзерге вакытта авыл мәдәният йортында укыйлар. Киләсе елдан укучылар саны артачак: 24 бала булачак. Төзүчеләр исә, үз чиратларында, алар өчен бик затлы итеп ремонтланган мәктәп бинасын файдалануга тапшырырга ышандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев