Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Абдуллин: Кешеләр яңа елны каршылый, ә безгә 31 декабрьдә тюльпан суганчалары китерделәр

Соңгы вакытта чит илдә җитештерелгән товарларга алмаш булдыру хакында еш сөйлиләр. Сүз кешеләргә кирәкле барлык төр товар һәм продукцияне үз илебездә җитештерү турында бара.

Абдуллиннар гаиләсе читтән китерелгән товарны үзебездә, Әлки җирендә ясалганына алыштыру идеясен тәҗрибәләре белән хуплыйлар һәм тормышка ашыралар. 
Айдар Ташбилге авылыннан, район үзәгендәге мәктәптә эшли һәм физика укыта. Тормыш иптәше Ландыш – редакция хезмәткәре, декрет ялында, өченче сабыен үстерә. 
Ике ел элек Абдуллиннар Базарлы Матакта өй салып керделәр. Үз биләмәләрен матур койма белән тотып алдылар, гараж төзеделәр. Гадәттә мондый очракларда авыл кешесе бәрәңге утырта, яшелчә үстерә. Ә менә Абдуллиннар бакчаларын тутырып җир җиләге утырттылар. Уңышлы гына үстереп, тәмле-татлы җиләкләрне сата алдылар. Ә аннары үзләре кебек җиләкчеләр киңәше белән (андый дуслары хәзер бик күп) кышын чәчәк утыртырга карар кылалар. Әйе, чәчәкләр!
–Кешеләр яңа 2022 елны каршылый, ә безгә 31 декабрьдә махсус машина белән, тиешле температура һәм дымлылык режимын саклап, тюльпан суганчалары китерделәр. Беренче һәм икенче гыйнварда без аларны утыртып та куйдык,–дип елмаеп сөйли Айдар Фиргать улы. 
Тырыш бакчачылар тюльпанның сары чәчәкле “Стронг голд”, кызыл “Эскейп”, чуар “Ситроен” сортларын утырталар. Суганчаларны  гаражның 32 квадрат метрлы мәйданына җәелгән черегән пычкы чүбенә утыртып куялар, диодлы лампалар белән яктырталар. 
–Үсемлекләргә 12 сәгать буе яктылык тәэмин итәргә кирәк, шулай булганда гына табигый шартлар тудырыла. Чәчәкләр җете төстә булсыннар, озак саклансыннар өчен калий һәм кальцийлы ашламалар керттек,–дип үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белеп аңлата Ландыш. Кулларында исә тиздән бер яшь туласы кечкенә улы Марат. 
–Мин чәчәкләрне үзем генә дә караган, суын сипкән булыр идем. Әмма сез бит Ландышны беләсез, эштән кайтканымны көтеп тора торган кеше түгел ул. Кемнең вакыты булды, шул тюльпаннарыбызны карады инде. Кайчак гаражда бишәүләп эшләдек,–үзенең тату гаиләсе белән горурланып һәм уңышларына сөенеп сөйли әти кеше. 
Ә шатланырга җирлек бар: 2 мең суганчаның барысы да диярлек бөреләнеп чәчәк аткан. Бөтенләе 2 процент чамасы гына һәлак булган. Чәчәкләрне тулысынча сатып бетергәннр.
–Тюльпаннарыбызны оешмалар, учреждениеләр тартма-тартма алып киттеләр. Җәй көне бездән җиләк алучылар да чәчәк сорап килде,–ди Айдар Абдуллин. 
Аннары ул планнары турында да сөйләде. Киләсе елга Айдар белән Ландыш 8 мең тюльпан үстерү турында хыялланалар икән бит. Билгеле, моның өчен чәчү мәйданын арттырырга кирәк булачак. 
Шундый тырыш, инициативалы, моның өстенә әле күп бала да үстерүче, теләсә нинди эшкә кыю алынып, аны җиренә җиткерә белүче гаиләләр булганда авылларыбызның киләчәгенә ышаныч та ныгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев