Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабаларыгыз, туганнарыгыз, сугышта катнашкан якыннарыгыз исемлеккә кертелгәнме?

​​​​​​​Узган атнада Базарлы Матакта җәяүлеләр бульварын ачу тантанасы булды.

  Бульварда безнең районнан Бөек Ватан сугышына киткән якташлар исемнәре язылган стелалар урнаштырылган.

8 февральдә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, әлеге стелаларда яңа ачыкланган исемнәрне өстәп язу өчен урын калдырылуын әйтте. “Әгәр Бөек Ватан сугышына алынган, әмма исемнәре төшереп калдырылган авылдашларыгыз турында мәгълүмат ачыкланса, бу турыда район хакимиятенә җиткерегез. Исемлекләр һичшиксез тулыландырылачак”,-диде ул.

Бу эшне бергәләшеп башкарырга кирәк. бабаларыгыз, туганнарыгыз, сугышта катнашкан якыннарыгыз исемлеккә кертелгәнме? Әгәр аларны стелалардан эзләп таба алмасагыз, бу турыда хәбәр итегез. Сугышта катнашканнар истәлегенә төзелгән мемориал Совет урамында, Саклык банкы каршында урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев