Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 20472,77 сум тәшкил итә

Татарстанда 4 мең гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды

Быел Татарстан Пенсия фонды 4 мең гаиләгә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие тапшырды. Түләүләрнең гомуми суммасы78,5 млн сумм тәшкил итә. Һәрбалага 20472,77 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган пособие эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка алучы яисә баланың тәрбиягә алган ата-анасына фонд тарафыннан билгеләнә. Пособие югары, урта яисә өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучыларга Пенсия фондыннан,эшләүчеата-анагаэшурыныбуенчатүләнә.

Пособиене рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яки күп функцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Әгәр гаиләнең пособиегә хокукы барлыгы турында раслаучы барлык белешмәләр тиешле оешмалардан фондка керсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк.  Ниндидер мәгълүматлар җитмәгән очракта, түләүгә хокук бала туу турында таныклык һәм ата яисә ананың эш урыныннан пособие элек билгеләнмәгән дигән белешмә белән раслана. Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен, гариза биргән вакытка ата-аналарның икеседә эшләмәүче булыргатиеш.

Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Пенсия фондында гаризалар ата-аналардан, оешмалардан документлар һәм кирәкле белешмәләр кергәнкөннән алып 10 эш көнендә карала. Аерым очракларда бу вакыт 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән очракта, акча 5 эш көнендә түләнә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан бала тугач бер тапкыр бирелә торган  пособие балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев