Базарлы Матак буасында Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр
18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә православие динен тотучы райондашларыбыз Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул – христиан динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе.
Башта чиркәүләрдә гыйбадәтләр укылды. Аннан, күптәннән килгән традицияләр буенча, изгеләндерелгән бәкегә чумдылар.
Базарлы Матак буасында, чистарыну йоласын башкару өчен, бөтен шартлар да тудырылган иде. Биредә башта район чиркәве рухание Сергий атакай Заинкин үзенең ярдәмчеләре белән суны изгеләндерү йоласын башкарды. Аннан ул җыелган халыкны Хач ману бәйрәме белән котлады, әлеге көннең әһәмияте турында сөйләп үтте.
Быел бозда уелган бәкегә баштан хатын-кызлар чумды. Аннан ир-атлар да моңа кушылды.
Хач ману бәйрәмендә район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул да төнлә узучы бу бәйрәмдә катнашучыларны кайнар котлады.
Хач ману өч көн дәвам итә. Бәйрәм тыныч, имин узсын өчен, бәкеләр янында полиция һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, медицина белгечләре кизү торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев