Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матак бусында аккошны ятьмәдән коткарганнар

14 апрельдә Базарлы Матактагы буада үтеп баручылар бер аккошның, браконьерлар салган ауга эләгеп, тыпырчынганын күреп алалар. Бу турыда балыкчылар өчен төрле кирәк-яраклар сату белән шөгыльләнүче Владимир Ивановка хәбәр иткәннәр.

Владимир Иванов исә аккошны әлеге тозактан тизрәк коткару чарасына керешә. Ул яхшы танышы, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы, табигатьне бик тә яратучы полиция хезмәткәре Сергей Самаркинга мөрәҗәгать итә.

Сергей Самаркин ялда була. Өендә зур ремонт эшләре кузгалткан чагы. Шуңа карамастан, бер танышыннан көймә алып, тизрәк буага ашыга ул.
Зур аккош, балык ятьмәләренә чәбәләнеп, бөтенләй хәлсезләнгән, тагын берәр сәгать килми торсаң, ул үләргә дә мөмкин булган. Ә янәшәдә, түземсезлек белән ярдәм көтеп, аккошның икенче пары йөзеп йөргән. 

Сергей Самаркин, аккошны ятьмә тозагыннан азат итеп, иреккә җибәргән. Ә рөхсәтсез салынган ауны җыеп алган. 

Владимир Иванов безгә Сергей Самаркин турында бик җылы сүзләр сөйләде. Полиция хезмәткәре табигатьне, андагы тереклекне шулкадәр нык ярата икән. Ул хәтта, балыкка барса да, тоткан бер табышын суга кире җибәрә икән. Аның, тынгысыз ремонт эшләрен калдырып, тизрәк аккошны коткарырга ашыгуы да шул турыда сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев