Базарлы Матак егете Салават Хәйретдинов Жуков медале белән бүләкләнде
Якташыбыз – Базарлы Матак егете Салават Хәйретдинов Жуков медале белән бүләкләнде.
Егет, өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, 2022 елдан ук махсус хәрби операциядә катнаша. Ул анда матди-техник тәэмин итү ротасында йөртүче буларак хезмәт итә. Дәүләт бүләге дә аңа хәрби хәрәкәтләр алып барылган урынга сугыш кирәк-яраклары илтеп тапшырулары өчен бирелә.
Салават Илшат улының моңарчы да бүләкләнгәне булган. Аның күкрәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы медале белән “Сугышчан аерымлыклары өчен” дигәне дә бар. Анысы хәрби бурычларны намус белән үтәгән өчен тапшырылган.
Хәрби хезмәткәр белән, билгеле, очрашу мөмкинлегебез булмады. Ул бүгенге көндә дә ил сагында, хәрби җитәкчелек тарафыннан бирелгән бурычларны үти. Шулай да, макталып хезмәт иткән якташыбыз турында тулырак белешү өчен, аның әти-әнисенә элемтәгә чыктык.
Альбина Әнәс кызы улы хакында аналарга хас җылылык белән сөйли башлады:
– Әни кеше баласының яхшы сыйфатларын гына күрә. Салават бөтен эштә катнашып, ярдәм итеп үсте. Казан энергетика көллиятен кызыл дипломга тәмамлап, районга кайтты. Чын егетләрчә, армиягә дә барды. Анда хәрби разведкада булды. Кайткач, районның электр челтәре бүлегенә эшкә урнашты. Бик яратып эшли башлаган иде. Илне сакларга чакырылгач та, моны бурыч буларак кабул итте, – диде.
Анага гадәти сорауларымны бирдем.
– Улыгыз белән аралашу мөмкинлеге бармы, ниләр сөйли ул?
– Мөмкинлек булганда, ул, һичшиксез, шалтыратып ала. Безгә берни сөйләми. Шулай да: “Без күргәннәрне башкаларга кичерергә язмасын”, - дип кенә куя. Мин дә артыгын кызыксынмыйм. Исән-саулыгын белсәм, тавышын ишетсәм шул җитә. Күбрәк ул үзе безнең турыда сораша. Мал-туарларыбыз бар. Хәзер печән әзерли торган вакыт. “Әти ничек ялгыз азыкны әзерләр. Ичмасам, көннәре яңгырлы. Бик азапланмасын инде. Сатып кына алыгыз”, – дип, безне кайгырта.
– Нәрсәгә ихтыяҗлары бар икән...
– Районнан гуманитар ярдәм озатылып тора. Ул бик яхшы. Без үзебез дә даими посылка салабыз, кайткан иптәшләре артыннан кирәк-яракны җибәрәбез. Нигездә, ул эчке киемнәр. Алар үзләре юынып чыгу җаен тапсалар да, киемнәрне юу мөмкинлеге юк. Юган очракта, киптерергә дә кирәк бит. Шуңа да носкиларны мин 3-4 әр төргәк юллыйм. Тәм-том белән дә сыйлыйсы килә. Кыш айларында, бүлекләрендәге иптәшләре белән бергә камыр ашы авыз итсеннәр дип, 80 шәр өчпомак пешереп җибәргәнем бар. Салават белән шалтыратышып сөйләшкәндә, башка солдатлар да рәхмәтләрен җиткерде. Еллар буе консерва гына ашап торып булмый бит. Өй ризыгы бик сагындыра инде...
– Ике елдан арткан хезмәте вакытында улыгыз ялларга кайттымы соң?
– Әйе. Соңгы тапкыр үзен 3 мартта озаттык. Һәм мондый санаулы вакытны бар гаиләбез – ирем, кызым белән бик тә көтәбез. Шуны әйтәсем килә: Казанның энергетика көллиятенең беренче курсын тәмамлаган кызыбыз Динә тарихтан проект якларга тиеш. Ул анда Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтисе һәм абыйсы Салават, аларның батырлыклары турында язды. Кем уйлаган, элеккеге фронтовикның оныгына да кулыны корал алып, илен якларга туры килер дип...
Альбина Әнәс кызы Чистай “Челтәр компаниясе” җәмгыяте җиткәчелегенең, элеккеге хезмәттәшләренең дә Салават турында онытмаулары турында да сөйләде.
– Улыбызның хәлен һәрвакыт сорашып торалар. Сәлам юллауны сорыйлар. Бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Бүләкләр белән килеп, котлап китәләр. 9 май алдыннан җитәкчелекнең Рәхмәтен дә тапшырдылар, – диде ул бу хакта.
Илшат Фоат улы исә сүзен ирләрчә кыска тотты.
– Улыгыз кыю, тәвәккәлме? – дип сорыйм.
– Бүләкләмәсләр иде...
– Горурланасызмы?
– Шулай булмый ни...
Без дә горурланабыз һәм, гадәттәгечә, Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтсын, дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев