Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә коронавирустан яңа төр вакцина кайтты

​​​​​​​Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә коронавирустан яңа төр вакцина – “Спутник Лайт”ның беренче партиясе кайтты.

Районның баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, әлеге вакцинаны 18 яшьтән 60 яшькәчә кешеләргә ясатырга тәкъдим ителә. Аның башка вакциналардан аермасы шунда –“Спутник Лайт”ны бер генә тапкыр кадатасы.
Бер мәртәбә генә ясала торган вакцинаның кайтуын районда көтеп алучылар булган. Хәзер алар әлеге прививканы кадата. Алдан куллануда булган өч төр вакцина да коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә уңай нәтиҗәләр бирә. 
Республикада коронавирустан прививка ясату буенча актив эш алып барыла. Безнең район да бу исемлектә иң яхшылар арасында. Шулай да әле бу юнәлештә җитди эшлисе бар. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча район комиссиясе утырышында аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин бу хакта басым ясап әйтте. Районда 60 яшь һәм аннан өстә булган өлкәннәрнең әле 35 проценты гына үзен зәһәр йогышлы чирдән саклау чарасын күреп прививка ясаткан. 
Роспотребнадзор идарәсе баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов коронавирустан саклану  кагыйдәләрен җитди үтәргә чакыра. Битлек кимичә бер генә бинага да кермәскә, ди ул. Шулай ук кулларны ешрак сабынлап юу, антисептик белән эшкәртү бик мөһим.  
Районда 6187  кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев