Базарлы Матакта 6 июньдә үтәчәк Сабан туе программасы
Уеннарга бай, җырлы-биюле бәйрәмебез Сабантуй быел Базарлы Матакта 6 июньдә үтәчәк. Очрашу урыны – елдагыча “Яшь имәннәр” балалар лагере янындагы үзәнлек.
Бәйрәм итү киченнән үк – 5 июньдә 18.00 сәгатьтә башлана.
Икенче көнне тантаналы ачылыш 10.00 гә билгеләнгән.
10.50 сәгатьтә авыл хуҗалыгы, районның башка оешма-учреждение хезмәткәрләре хөрмәтләнәчәк.
11.30 да күпләр яратып караган милли уеннар, ат чабышы һәм мәйданның йөзек кашы – көрәш башлана. Шул ук вакытта “Гөрләсен Әлки Сабантуйлары” дип исемләнгән концерт күңелләрне күтәрәчәк.
Хөрмәтле әлкилеләр, Сабантуйда катнашыгыз, туганнар, дуслар белән бергә килегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев