Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта кайбер хуҗалар этләрен, төнлә бәйдән ычкындырып, урамга чыгара

Узган атна ахырында Яшел Үзән районында коточкыч фаҗига булуы – 9 яшьлек кызны этләр талавы хәбәр ителде.

Гаммәви мәгълүмат чараларында, хастаханәгә озатылган бала авыр хәлдә, дип язылды.  Мондый зур бәхетсезлек килеп чыкмасын өчен, районыбызда нәрсә эшләнә? Сорауны без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллинга бирдек.


–    Иң элек сукбай этләр турында әйтергә телим. Ел саен район башкарма комитеты һәм ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе арасында килешү төзелә. Республика казначылыгы акча бүлә һәм тендер уйнату юлы белән этләр аулаучы махсус бригада сайлана. Алар, авылларга килеп, хуҗасыз хайваннарны тотып, аларны приютка алып китә. Анда дүрт аяклылар стерильләштерелә. Әмма безнең кануннар мәрхәмәтле. Шуңа да бу этләр киредән яшәгән урыннарына кайтарыла. Менә алар көтү-көтү булып урамнарда йөри дә. Шулай да барысы да безнең үзебездән тора. Бу хайванны асраучыларның дүрт аяклыларга кагылышлы канунны үтәве зарури.

Беренчедән, хәзер этләргә чип кертелергә, вакцина кадалырга һәм алар ветеринария системасында исәптә торырга тиеш. Районда бүгенге көндә 1400гә якын эт бар дип санала, шуларның 800 енә карата әлеге таләпләр үтәлгән. 

Икенчедән, хуҗаның этен махсус урында, бәйдә тотуы сорала. Бу уңайдан Базарлы Матакта борчылырлык сәбәп бар. Кайбер хуҗалар этләрен, төнлә бәйдән ычкындырып, урамга чыгара. Әмма онытмыйк: төлкеләрнең котыру авыруы белән чирләү очраклары булып тора. Хуҗасыз урамда йөргән эт авыру алып кайтмас дип берәү дә ышандырып әйтә алмый. Көтү-көтү булып йөргән этләр үзләрен бик агрессив тота. Урамга хайванны борынчак кигезеп, бау белән генә алып чыгарга мөмкин.

Алда язылган гади генә кагыйдәләрне үтибез икән, урамнарда сукбай этләр бөтенләй йөрмәячәк. Бүгенге көндә Карга, Үргәагар, Карамалы кебек кечкенә авылларда мондый борчу, гомумән, юк. Шуңа да һәр кеше үзгәрешне үзеннән башласа, куркыныч хәлләр дә булмас иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев