Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матактан Сәлимә Маннанова кәстрүлле булды

Базарлы Матакныкы булган тагын бер әбунәчебезгә – Сәлимә Маннановага да бәхет елмайды.

Базарлы Матакныкы булган тагын бер әбунәчебезгә – Сәлимә Маннановага да бәхет елмайды.

Ул ризыкларны кыздырып пешерү мөмкинлеге бирә торган кәстрүлле булды.

–  Аш-су бүлмәсендә ничә кәстрүл булса да, хатын-кызга җитми ул. Бик кирәкле һәм файдалы бүләк отканмын. Рәхмәт үзегезгә, – диде ул, сөенечен җиткереп.


Сәлимә апа хәзер лаеклы ялда, 31 ел дәвамында Базарлы Матак авыл Советында кассир-хисаплаучы булып эшләгән. Ике кызы да, биредә гаиләле булып, район үзәге учреждениеләрендә эшлиләр икән.

–Үземне белгәннән бирле, өйдә “Әлки хәбәрләре” булды. Шуңа хәзер дә газетадан аерылмыйм, кызларым да языла. Бер язманы да калдырмыйча укыйбыз, – диде ул, коллективыбызга уңышлар теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев