Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әлки район җирлеге бүлеге 1464 әгъзаны берләштерә

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең район җирлеге бүлеге 1464 әгъзаны берләштерә.

  Тагын 309 кеше теләктәшлек белдерүче буларак теркәлгән. Районда 27 башлангыч оешма эшли. 2022 елда 46 кеше “Бердәм Россия” партиясе составына кабул ителде. Башлангыч оешмаларга уртача 52 партия әгъзасы туры килә. “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан районда төрле юнәлештә күп төрле эшләр башкарыла. Без муниципаль Советның партия фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов  белән шул хакта һәм башка мәсьәләләр турында әңгәмә кордык.

 

–     Рәшит Әбрарович, 2022 ел тәмамланды. “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге, депутатлар фракциясе эшчәнлеген ничек бәялисез?
–     Узган елда без партия җирле бүлегенең эшен халыкка тагын да якынрак итеп төзергә тырыштык. Безнең “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе тарафыннан былтыр 73 халык кабул итүләре оештырылды. 194 район кешесе үзен борчыган төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шуларның 81е уңай хәл ителде, 113 енә киңәш-белешмә бирелде.
Һәр елны “Бердәм Россия”нең республика башкарма комитеты аша районга күчмә кабул итүләр килде. Соңгы 1-2 елда пандемия булу сәбәпле генә ул эш кичектерелде. Күчмә кабул итүләр районның зур авылларында йөреп, халыкның сорауларын, мөрәҗәгатьләрен туплый. Аннан алар нигезендә программа төзелеп, эшләр алып барыла.
“Бердәм Россия”нең җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Александр Никошин да һәр атнаның сишәмбесендә  халыкны кабул итә. Без кешеләрнең күп кенә сорауларын урында ук хәл итәбез.


–    Ә халыкны бүген нинди сораулар борчый соң?
–     Беренче урында һаман да торак мәсьәләсе кала. Аннан торак-коммуналь мәсьәләләр проблемасын атар идем. Шулай ук социаль тәэмин итү юнәлеше  буенча да сораулар күп була. Бу көннәрдә авылларда халык җыеннары бара. Анда да күпләр үзләрен борчыган проблеманы күтәрә, аның кайберләре урында ук җитәкчеләрдән, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләреннән тулы җаваплар алалар.
–     Рәшит Әбрарович, белгәнебезчә, “Бердәм Россия” тәкъдиме белән районыбызда    күп кенә социаль объектлар төзелә, булганына капиталь ремонт ясала...
–     Әйе, партиянең бу юнәлештәге эшләре, саный китсәң, байтак. Узган елгы эшләргә генә күз салыйк: Татар Борнаенда фельдшер-акушерлык пункты төзелеп файдалануга тапшырылды. Яңа Чаллы халкы РФ Дәүләт Думасы депутатына кандидат Айдар Метшинга Яңа кибет салуны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул мәсьәлә дә былтыр уңай хәл ителде – Яңа Чаллыда комплекслы сәүдә үзәге бинасы ачылды.  
Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалында капиталь ремонттан соң тулай торак эшли башлады. Өч мәктәптә азык-төлек блоклары (Алпар, Чуаш Борнае, Иске Чаллы) яңартылды, Базарлы Матак мәктәбендә, район социаль яклау бинасында ремонтлар үткәрелде. Күпфатирлы өйләр ремонты программасы нигезендә Базарлы Матактагы Совет урамы йорты төзекләндерелде. Нәтиҗәдә, 12 кеше хәзер анда бар шартлар булдырылган фатирларда яшиләр. Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” программасы нигезендә ремонтлар ясалды, яңа җиһазлар кайтарылды. Шулай ук “Чиста су” программасы буенча күп эшләр башкарылды. Яңа парклар, скверлар, спорт һәм уен мәйданчыклары ачылды, юллар салынды.
–     Рәшит Әбрарович, чынлап та, бер ел өчен күп эшләр башкарылган. Ә быел нәрсәләр планлаштырыла?
–     2023 елда Югары Кәчидә яңа фельдшер- акушерлык пункты бинасы төзеләчәк. Яңарак кына смета бәясе 150 миллион сум булган Базарлы Матак мәктәбенә капиталь ремонт ясалуны республиканың быелгы программасына кертелүе билгеле булды. Элеккеге башкарма комитет бинасына, хәрби комиссариат йортына, район хастаханәсе поликлиникасына, Юхмачыдагы инвалидлар һәм өлкәннәр йортына, яшьләр һәм яшүсмерләр өчен клуб бинасына капиталь ремонтлар ясалачак. Түбән Колчуринода мәктәп белән балалар бакчасы берләштерелеп төзелер. Шулай ук юллар төзелеше дәвам итәр.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге авылларда тормыш алып баручыларның яшәү-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә күп төрле эшләрне дәвам иттерер. Билгеле, әле салаларда проблемалар күп. Аны “Бердәм Россия” партиясе көче белән генә хәл итү мөмкин түгел. Шуңа да без һәрчак теләсә нинди яңалык, омтылышны, идеяне бердәм көч белән чишү ягында. 
–     Илебездәге бүгенге вәзгыятьтән дә “Бердәм Россия” читтә калмыйдыр?
–     Әйе, Украинада барган махсус операциядә әлкилеләр дә катнаша. “Бердәм Россия” тәкъдиме белән берничә тапкыр ярдәм җыеп, аны кайнар ноктадагы егетләребезгә илтеп кайтуны оештырдык. Шулай ук егетләребезнең гаиләләрендә булып, яшәү-көнкүреш шартлары белән танышып, кирәк булганда ярдәмнәр оештырып торабыз. 
Бу башкарылган эшләр өчен җирле бүлек җитәкчесе Александр Никошин партиянең иң югары бүлегенә ия булды. 
Ярдәм итүгә килгәндә “Бердәм Россия”нең бу юнәлештә тәҗрибәсе югары. Без бит ничә еллар инде “мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе оештырабыз. Әле яңарак кына “Яңа ел теләге” үткәреп, дистәләгән баланы сөендердек. Пандемия көчле булган чорда өлкәннәргә, мохтаҗларга волонтерлар ярдәмендә азык-төлек, дарулар өләшүне оештырдык.
Безнең күләмле эшләрне республикада да күрәләр. “Бердәм Россиянең”  IV республика конкурсында Яңа Үргәагар авыл җирлеге – беренче, Ташбилге өченче урыннарны яуладылар.
–     Рәшит Әбрарович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. “Бердәм Россия”нең җирлек бүлеге алга таба да инициативалы, яңа карашлы әгъзалар белән тулылансын, районда яңа казанышларга ирешергә насыйп булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев