Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берләштерүче, киләчәккә өметләрне ныгытучы бәйрәм

​​​​​​​Хөрмәтле әлкилеләр! 

 
Район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 30 августта билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. 
Республика көне – Татарстанның төп дәүләт бәйрәме. Ул җөмһүриятебезнең күпмилләтле халкын берләштерә, тарихи традицияләрнең  дәвамчанлыгы, чорлар һәм буыннар бердәмлеге символы булып тора. 
Татарстан бүген – көчле һәм бай, даими үсештә булган төбәкләрнең берсе. Ул инвестицияләрне ышанычлы җәлеп итә, халыкара танылуга ирешә бара, бөтендөнья масштабындагы зур һәм абруйлы чараларны үткәрергә сәләтле булуын да бер генә расламады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге уңай  үзгәрешләр, тотрыклылык, милләтара дуслык һәм бердәмлек, халыкның тормыш сыйфаты күтәрелә бару татарстанлыларның алга өмет-ышанычларын тагын да ныгыта.
Безнең Әлки районы да  бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм алга атлый. Һәр әлкиле район үсешенә, димәк, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Район территориясендә халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күп республика программалары уңышлы тормышка ашырыла.  
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлап, һәркемгә нык сәламәтлек, һәр гаиләгә иминлек, җитешлек, бәхетле тормыш телим. Районыбыз һәм республикабыз яңа зур уңышларга ирешсен, яңадан-яңа үрләр яуласын!

Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев