Бездә көчле рухлы сәфәрчеләр булып китте
Яңалыклар

Бездә көчле рухлы сәфәрчеләр булып китте

Бүген Базарлы Матакта атлы-автомобильле сәфәрчеләр белән очрашу булды. Әлеге сәфәр 26 августта Яр Чаллы шәһәрендә башланып, иртәгә, 29 августта Болгарда тәмамлана. Сәфәрчеләрнең максаты - инвалидлар спортын активлаштыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мөмкинлекләре чынбарлыкта һәм теләк булганда чиксез икәнлеген раслау. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде, ә сәфәрчеләрнең...

Бүген Базарлы Матакта атлы-автомобильле сәфәрчеләр белән очрашу булды. Әлеге сәфәр 26 августта Яр Чаллы шәһәрендә башланып, иртәгә, 29 августта Болгарда тәмамлана. Сәфәрчеләрнең максаты - инвалидлар спортын активлаштыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мөмкинлекләре чынбарлыкта һәм теләк булганда чиксез икәнлеген раслау.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде, ә сәфәрчеләрнең җитәкчесе Рәкыйп Әбделмәнов җылы кабул иткән өчен хуҗаларга рәхмәт әйтте. Бу очрашу эчкерсез рухта үтте: кунаклар кечкенә генә концерт күрсәттеләр, ә район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Каюм Фәсахов безнең инвалид спортчыларны әзерләүдә булышканнары өчен аларга рәхмәт әйтте. Бераз ял итеп, чәй эчеп алгач, сәфәрчеләр Болгарга юл тоттылар.


Нет комментариев