Бибай Чаллысында Авыл көне үтте
Авылның рухи үзәге – мәдәният йорты янындагы мәйданга – эссе кояштан сакларлык биек агачлары да булып, җәй хәтфә юрганын җәйгән болынлыкка олысы-кечесе, карты-яше җыелды.
Казанда туып-үссә дә, “Авылым”, – дип яши
Бу бәйрәмгә баргач, безгә елга бер тапкыр үткәрелеп, бибай чаллылылар көтеп алган әлеге чараны оештыручыларның берсе, аңа матди ярдәмне күрсәтүче – Илнар Яруллин, дип әйттеләр. Әзерлек чаралары күреп, мәдәният йортына тартмалар күтәреп кергән яшь ир-егеткә карап: “Әнә ул үзе”, – дип, аңлатып та киттеләр. Янына килеп: “Нинди максаттан шундый игелекле гамәл кыласыз?” – дип кызыксынгач, бик мәгънәле җавап та ишеттек.
– Күпләр авылдан читтә яши. Якташлар кайтып очрашсыннар-күрешсеннәр, рәхәтләнеп аралашсыннар, дип уйлыйм. Һәм, иң мөһиме, алар туган нигезләрен онытмасыннар иде, – диде ул.
Шунысы да гаҗәпләндерде: Илнар Хаварис улы – Казанда туып- үскән кеше. Әти-әнисе үк калага киткән аның. Әмма биредә дәү әтисе, дәү әнисе яшәгән. Ул, мөмкинлек булганда – бар каникулларда бирегә кайткан, авыл малайлары белән елга-күлләрендә коенган, урманына йөргән. Шуңа Бибай Чаллысы аның күңеленә бик якын да.
– Илнар җәйме ул, яз, көз-кышмы – гел монда. Якыннары нигезен карап, тәртиптә генә тотмый, авыл эшләрендә дә катнаша, үз урамына таш та җәйдерде, алга таба күлне чистарту, тәртипкә китерү турында да хыяллана... Гомумән, кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ярдәм кулы сузарга тырыша ул, – дип, аны мактап үтте авыл мәдәният йорты мөдире Рәзинә Гыйниятуллина.
Иганәче, бер дә ялындырмыйча, хатыны Алсинә белән Авыл көнендә оештырылган уеннарда да катнашты. Башка бибай чаллылылар да калышмады: авызга йомырка салынган кашык кабып та йөгерде, чаңгылар киеп, үлән өстеннән дә атлады, көянтәләргә чиләкләр асып, суын да ташыды...
Туып-үскән җир якын
Һәм бәйрәмдә катнашучыларның кайсысына гына сүз катсаң да, аларның авылларын чиксез яратуы сизелде. Өч бертуган: Венера Мәүлетова, Резидә Сөләйманова, Румия Мәрдиева яныма үзләре үк килеп эндәште:
– Бездән дә сорагыз әле, Бибай Чаллыбызда яшьлегебез үтте, ул – йөрәк түрендә бит, – диде алар һәм туган нигезләрен ташламаулары, атна саен диярлек, читтә яшәгән урыннарыннан кайтып, бергә җыелышулары турында сөйләделәр. “Әти-әни өендә чәй кайнатып эчү – үзе ни тора”, – дип, туып-үскән җирлекнең ничек якын булуын дәлилләде алар.
Бибай Чаллысы – таулы, урманлы, чишмә-инешләргә бай урында урнашкан. Һәм чыгышлары белән моннан булып, башка урыннарда яшәүчеләр дә, авыл халкы да, сәхнә түренә чыккач, әнә шул гүзәллекне данлады. Районыбызда озак еллар медицина өлкәсендә эшләүче Илмир Шәмсетдинов та, шул авылдан булып, “Җырлыйм туган якта” җырын сузса, Разия Сафиуллина да, Бибай Чаллысының гүзәл урыннары турында шигырь язып, аны көйләргә салып, авылдашларына бүләк итте. Әйе, Авыл көнендә җырлар да күп яңгырады. Бәйрәмне күңелле итеп район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфирә Нургалиева алып барса, аның белән бергә хезмәттәшләре: Аида Гайнетдинова һәм Ленар Гыймаев сәхнәдә иҗатларын бүләк итте.
Туган җир өчен янып-көеп яшәүчеләр...
Шулай да авылның тоткасы ул – биредә калып, туган җиренә җан бирүчеләр, чисталыгы-тәртибе өчен бар эшләрендә катнашучылар. Шуңа да чараның тантаналы өлешендә авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Ландыш Сибагатуллина, һәркемне бәйрәм белән котлагач, бер төркем бибай чаллылыларны бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев