Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлки районында конкурс игълан ителә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан район үзәгендәге, авыллардагы иң матур бизәлгән, төзекләндерелгән учреждение, предприятие, эшмәкәрләр бинасына, аның территориясенә конкурс игълан ителә.
Конкурс комиссиясе бина һәм территорияләрнең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына атап бизәлүенә игътибар итәчәк. Шулай ук бакчаларның күз явын алырдай чәчәкләргә, яшеллеккә күмелүе, тирә-юньнең төзек, ямьле булуы бәяләнәчәк.
Юбилей уңаеннан үткәрелгән бу конкурста хезмәт коллективлары актив катнашыр дип көтелә. Без әби-бабаларыбыз китергән җиңүне шулай күркәм күренешләр белән каршы алырбыз. Конкурс булгач, иң тырыш һәм үрнәк коллективлар бүләкләргә дә ия булачак, дигән сүз.
Нәтиҗәләр 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме чараларында ясалыр дип уйланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев