Борискино почта бүлекчәсе “Әлки хәбәрләре”нә яздыруда планны үтәделәр
2025 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә.
Һәр шундый кампания барышында без – “Әлки хәбәрләре” редакциясе, газетага яздыруда уңышлы эшләүчеләр арасында конкурс игълан итәбез.
Яңарак кына Борискино почта бүлекчәсеннән шатлыклы хәбәр килде: алар “Әлки хәбәрләре”нә яздыру буенча үзләренә җиткерелгән планны районда беренчеләрдән булып үтәделәр. Әлеге бүлекчәгә 105 йортны газетагаяздыру бурычы җиткерелгән булган, алар 109 гаиләне районкага яздырырга ирешкәннәр.
Борискино почта бүлекчәсен быелның август аеннан Валентина Арнакова җитәкли башлады. Валентина Исаевна күп еллар дәвамында Борискино авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе булып эшләгән.
Ул бу эшендә дә халык белән аңлашып, килешеп хезмәт куя.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе исеменнән без тырыш, тынгысыз почта хезмәткәре Валентина Арнаковага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдык.
Район почта бүлеге җитәкчесе Минзакир Гайфуллин әйтүенә караганда, Валентина Исаевна матбугатка яздыруда да алдынгы, көнкүреш товарлары сату буенча бүлекчәгә җиткерелгән планнарын үтәп бара икән.
Валентина Арнакова исә аңа бу эшендә хат ташучы Людмила Шәвәлиева бик нык ярдәм итә, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев