Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Борискинода яшәүче Наталья Амуковага 97 яшь тулды

Борискинода яшәүче Наталья Амуковага 1 майда 97 яшь тулды.

Бер гасырга якын гомер итеп, тыл хезмәтчәне дә булган якташыбызның бу көнне өе кунаклар белән тулы иде. Иң элек ул район башлыгы урынбасары  Рәшит Билаловтан һәм авыл җирлеге башлыгы Галина Самаринадан котлаулар, бүләкләр кабул итте.


Шуны әйтергә кирәк:  Наталья Максимовна бүгенге көндә дә ялгыз яши, көндәлек эшләрне үзе башкарып, туганнары, тирә-күршеләр белән аралашып тора. Күзе дә күрә, колагы да ишетә, хәтере дә әйбәт. Рәшит Әбрарович тапшырган район башлыгы Александр Никошиннан рәхмәт сүзләре язылган грамотаны һәм ил башлыгы Владимир Путинның котлау открыткасын да ул, кулына алып, күзлеген киеп тә тормыйча, укып та алды. Барысын да исендә тотуын дәлилләп, котлаучылардан башка авылларда яшәүче таныш-белешләренең исәнлеге хакында да сорашты.
– Яшьрәк вакытта Алпар авылына, киез итек бастыру өчен, сарык йоны илтергә йөрдек. Анда дусларыбыз да бар иде. Исәннәрме икән? – дип, бер-бер артлы исемнәрне санады ул. 


Әбине котларга килүчеләр өйнең чисталыгына да игътибар итте. Башкалар ярдәмен көтмичә, тәртипләп торучы да, үзенә көн саен ашарга хәстәрләүче дә ул – үзе. Рәхәтләнеп үткәннәрне искә алып сөйләшергә дә ярата, кирәк икән җырлап та бирә. Өстәлдә без “Әлки хәбәрләре” газетасын да күрдек. Әйе, хәзер дә языла һәм яратып укый, яңалыклардан хәбәрдар булып бара озын гомерле якташыбыз.
Наталья Амукова, үзе генә яшәсә дә, һич тә ялгыз кеше түгел. Иван Андреевичка кияүгә чыгып, гаилә коргач, аларның 6 балалары туа, 5 се үсеп, аякка баса. Бүгенге көндә ул-кызларның өчесе исән-сау. Юбилей көнне дә балалар, оныклар, оныкчыклар – барысы да биредә иде. Тольяттида яшәүче кызы Людмила, ай саен кайтып, әнисенең хәлен белеп тора. Алып китәргә дә риза, тик өлкән кеше төп нигезеннән һич тә аерылырга теләми икән.
– Әни кышын салкын вакытта безгә килә. Әмма 2-3 атна үтүгә, кайтаруны сорый башлый. Озак кунак итә алмыйбыз, җыенып авылга китәбез, – ди Людмила Ивановна.


Йөз яшен тутырып килгән әби хәрәкәтчәнлеге, тормышны яратуы, активлыгы белән соклану тудыра. Югыйсә ул җиңел тормыш юлы үтмәгән бит. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 12 яшь булган. Нәкъ менә шул яшьтәгеләргә бар авырлык төшкән дә: алар әниләре, апалары белән өйдә генә түгел, ә колхозлардагы бар эшне башкарган. Җәйләрен терлекләр өчен печән чапкан, Тумба урманына агач аударырга йөргән, кыш көннәрендә берничә дистә чакрым ераклыктан орлык ташыган. Алар үзәккә үтәрлек салкынны, ачлыкны кичергән, хәерчелекне күргән.


– Аякка киез итек тә юк, чабата гына иде бит, – дип, искә алды ул әлеге авыр елларны.


Аннары Наталья Амукова, бар райондашларыбызны якынлашучы 9 Май белән котлап, теләкләрен ирештерде:
– Без – сугыш авырлыкларын күргән буын. Шуңа минем иң зур теләгем – бар дөньяда тынычлык булсын иде, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев