Бүген республикада яшәүче һәр 43 кешенең берсе рак белән авырый. Бу хакта 4 февраль - Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелгән пресс-конференциядә Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белдерде. Министр әйтүенчә, республикада ел саен 15 мең кешедә яман шеш табыла. Былтыр Татарстанда рак 193 кешенең гомерен өзгән. Аяныч...
Бүген республикада яшәүче һәр 43 кешенең берсе рак белән авырый.
Бу хакта 4 февраль - Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелгән пресс-конференциядә Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белдерде. Министр әйтүенчә, республикада ел саен 15 мең кешедә яман шеш табыла. Былтыр Татарстанда рак 193 кешенең гомерен өзгән. Аяныч ки, безнең районда да яман шеш авырулары үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Нет комментариев