Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу хәл Әлки районын тетрәндерде

Кече сыйныфларның берсендә укучы кызны олы яшьтәге ир көчләгән, дигән хәбәр Әлки районының астын-өскә китерде

Гадәттә, тыныч тормыш алып барган Базарлы Матак халкы, гомумән, әлкилеләр өчен бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Авыл җирендә бар яңалык-хәбәр минуты-сәгате белән кеше арасында тарала. Инде җәбер-золым кылган ирнең дә кем икәнлеге расланган.

— 25 май көнне булган бу хәл, балаларның җәйге каникуллары башланды. Шуңа күбесе әти-әнисе эштә чакта, урамда уйнап йөриләр. Көндез баланың берүзе уйнап йөрүен күреп, шул ир аңа сүз каткан булса кирәк. Алга таба ни булганлыгы турында да төрле сүзләр йөри халыкта. Бу ирнең кем икәне дә билгеле. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче - районда шактый танылган кеше. Аның шундый коточкыч адымга бара алуына бик күпләр шакката. Олы яшьтә бит инде ул. Ни уйлап шундый адымга барган икән - башка сыймый. Аннан соң бер-береңне яхшы белгән районда мондый кайгы килгән баланың ата-анасына бик авыр, - дип сөйләде безгә Халидә апа, - Сабыйга хәзер, беренче чиратта, психологик ярдәм кирәк. Авыл җирлегендә мондый хәлнең килеп чыгуына ышанасы да килми хәтта. Балаларны урамга чыгарырга куркабыз хәзер. 

ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Тикшерү идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, җинаять кылуда шикләнелүче ир кулга алынган. Әлеге хәлнең шартларын ачыклау максатында тикшерү эше бара. Кайбер мәгьлүматларга караганда, 12 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балага карата сексуаль характердагы азгынлык гамәлләре (ягьни РФ Җинаять кодексының 131 маддәсенең 4 өлеше "б" пункты) буенча җинаять эше кузгатылган. 
 

Источник http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/lkilelr-chen-bu-ayaz-knne-yashen-sukkanday-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев