Чит ил гражданнары өчен мөһим мәгълүмат
Чит ил гражданнарына безнең ил территориясендә хокукый статусны җайга салу мөмкинлеге тәмамланырга бер айдан артык вакыт калып бара.
2025 елның 5 февраленнән Россиядә контрольдә тотыла торган затлар реестры эшли. Аңа безнең илдә канунлы булу хокукын югалткан чит ил кешеләре кертелгән. Гражданнарның бу категориясе Россия Федерациясе территориясендә үз гамәлләрен кылуда сизелерлек чикләнгән.
Реестрга кертелгән гражданнарга түбәндәгеләр тыела: яшәү яки булу урынын алыштыру; алар яши торган Россия субъектларыннан читкә чыгу; транспорт чарасы белән идарә итү, аның белән идарә итү хокукына имтихан тапшыру, машина йөртү таныклыгын алу, алмаштыру; күчемле һәм күчемсез мөлкәт сатып алу һәм аңа милек хокукын теркәү; никахлашу; юридик зат һәм шәхси эшмәкәр буларак теркәлү; банк счетын өзү һәм күпчелек банк операцияләрен башкару.
Реестрга кертелгән һәм әлеге тәртипне бозган Россия территориясендәге чит ил гражданнары үз балаларын уку йортларына, бакчаларга урнаштыра алмаячак. Алар 2025 елның 10 сентябренә кадәр үзләренең безнең илдә булуларын законлаштырырга хокуклы. Мондый катлам кешеләренә хезмәт күрсәткән өчен, юридик затларга ярты миллион сумга кадәр штраф каралган.
Реестрга кертү һәм хокукый статусны җайга салу белән бәйле мәсьәләләр буенча 8 (84346) 2-11-28, 2-12-01телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев