COVID-19 белән эшләүче медиклар пенсиягә вакытыннан алда чыга ала
Әлки районында бу яңа тәртип 38 медицина хезмәткәренә кагыла.
Коронавируслы авырулар белән эшләүче медикларның пенсия стажы 2020 елда “бер көн өчен ике көн” принцибы буенча исәпләнәчәк.
Шул рәвешле, мондый медицина хезмәткәрләре пенсиягә алданрак чыга алачак. Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр иткән, ул әлеге карарның Президент Владимир Путин кушуы буенча кабул ителүен әйткән.
“Хөкүмәт бу карарны имзалады. Аның нигезендә ел саен 4 меңгә якын табиб һәм медицина хезмәткәре пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак”,–дигән хөкүмәт җитәкчесе.
Стаж аерым тәртип буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның сентябренә кадәр (сентябрьне дә кертеп) саналачак.
Район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлегендә әйтүләренчә, бездә әлеге яңалык 38 медицина хезмәткәренә кагылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев