Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чуаш Борнае мәктәбе укучылары блиндаж шәмнәре ясый

Чуаш Борнае мәктәбе укучылары химия укытучылары Евгения Еликова һәм аның апасы Елена Шумакова җитәкчелегендә махсус операциядә катнашучы сугышчылар өчен блиндаж шәмнәре ясый.

 
Бу шәмнәрне ясау бер дә катлаулы түгел. Моның өчен теләсә нинди консерва банкасына алдан спираль рәвешендә төрелгән күзәнәкле катыргы тасмасын куярга кирәк. Аннары уртага шулай ук катыргыдан әзерләнгән тар тасма һәм үзәккә бау урнаштырыла да банкаларга балавыз тутырыла. 
– Балалар әлеге авыр булмаган эшне бик теләп башкара һәм менә дигән шәмнәр эшләнә. Алар безнең сугышчыларга яшеренгән урыннарын – җирдә казып әзерләнгән корылмаларын яктыртырга һәм ашарга пешерергә мөмкинлек бирә. Блиндаж шәмен җил сүндерми, ул юешләнми дә. Аны кирәк чакта сүндереп, күпмедер вакыттан соң янә кулланырга мөмкин. Авылдашлар шәмнәрне ясауда бик теләп булыша: мондый эш өчен кирәк-яракны алып килә. Без 7 шундый банка әзерләдек инде, атна ахырына кадәр 50 данә ясаячакбыз. Сугышчыларыбыз өчен җылы йон оекбашлар да бәйләдек. Аларны гуманитар ярдәмне җыю пунктына илттек инде, – ди Евгения Николаевна. 
Евгения Еликова безнең ир-егетләребез өчен толстовкалар тегәргә дә уйлый, чөнки сугыш вакытында алар бик кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев