Чуаш Кичүе авыл җирлек башлыгы итеп Рафик Мусин билгеләнде
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, лаеклы ялга китү сәбәпле, вазифаларыннан азат ителгән иде.
2 ноябрьдә Чуаш Кичүе авыл советы утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.
Утырышта Чуаш Кичүе башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе каралды.
Рәшит Билалов депутатлар карамагына, җитәкче вазифасын башкарырга, шул авылда туып үскән Рафик Мусин кандидатурасын тәкъдим итте:
–Рафик Гыйбадулла улы – күп еллар җитәкче урынында эшләп, бай тәҗрибә туплаган кеше. Ул шул җирлектән, биредә яшәүчеләргә яхшы таныш, халык аны әйбәт белә. Үзара аңлашып эшләү өчен, бу – әйбәт җирлек. Ул моңа кадәр Чуаш Кичүе урман участогында уңышлы гына хезмәт куйды. Депутатларның, Рафик Мусинны Чуаш Кичүе авыл җирлеге башкарма комитеты вазифаларын башкарырга сайлау өчен, тавыш бирүләрен сорыйм, – диде ул.
Утырышта Рафик Гыйбадулла улын бертавыштан сайладылар. Аңа, иң мөһиме, халык белән аңлашып, киңәшләшеп эшләргә, авыллардан чыккан күренекле якташлар белән тыгыз элемтәләр булдырырга, дигән киңәш-теләкләрен дә җиткерделәр. Яңа җитәкче исә, җаваплы вазифага сайлаулары өчен, депутатларга рәхмәт белдерде. “Халык ышанычын аклап эшләргә тырышырмын”, – диде.
Утырышта катнашучылар, озак еллар халык ихтыяҗын кайгыртып, авылларда яшәү шартларын яхшыртуда зур тырышлык куеп эшләгәне өчен, Ирина Мамбетовага да рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев