Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Кичүе мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән мәгариф үзәге рәсми рәвештә ачылды

Чуаш Кичүе мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдәге мәгариф үзәге рәсми рәвештә ачылды.

 
Ул “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль карары кысасында гамәлгә кертелгән. Үзәкне ачуда район башлыгы Александр Никошин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева, Чуаш Кичүе авыл җирлеге рәисе Рафаэль Зәйдуллин катнашты. Мәгариф үзәге төп һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Дәресләрдә укучыларга җәмгыятькә яраклашу, заманча техник җайланмаларны куллану күнекмәләре булдырылачак. Әлеге үзәктә шөгыльләнү укучыларга һәрьяклап үсеш алырга, яңа мөмкинлекләр ачарга, командада эшләү күнекмәләре булдырырга, төрле олимпиада, бәйгеләргә әзерләнергә ярдәм итәчәк. 
Наталия Илюхина, 
педагог-оештыручы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев