Ел башыннан Татарстанда тугыз кеше суда һәлак булды
Ел башыннан Татарстанда тугыз кеше җиһазландырылмаган урыннарда коенганда суга батып үлгән.
Бу хакта Җирле Һава торышы һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров республиканың Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында белдерде.
Кешеләрнең суда һәлак булуының төп сәбәбе булып елдан-ел җиһазландырылмаган урыннарда коену кала. Мондый вакыйгаларның иң күп өлеше коену сезонына туры килә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук куркыныч урыннарда, тыелгыч билгеләр куелган һәм коткару постылары булмаган урыннарда коену административ хокук бозу булып санала. Бозу өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев