Ел башыннан ЗАГСның район бүлегендә 3 сабый – 1 кыз һәм 2 малай тууы теркәлгән
Бала туу – һәр гаилә өчен дә бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга.
Түбән Әлки авылында яшәүче Альбина һәм Марат Хәмәтҗановларның кызлары Алинә туган. Ул – Әлки районында теркәлгән беренче яңа туган бала. Хәмәтҗановларның кыз һәм уллары бар инде, ул – гаиләдәге өченче сабый.
Түбән Әлки авылындагы тагын бер гаилә Регина һәм Айнур Вәлиуллиннар да шундый ук шатлыклы хәл кичергән: аларның да өченче сабыйлары – уллары Айназ дөньяга аваз салган.
Өченче балалары туу сәбәпле, Хәмәтҗановлар һәм Вәлиуллиннар гаиләләре күп балалы гаилә исемен ала.
Югары Матакта яшәүче Надежда һәм Валерий Советниковларның гаиләләре дә – күпләргә үрнәк. Алар гаиләсендә 6 нчы бала туган. Аңа исә Назар дип исем кушканнар.
Сабыйлар өйләргә күңелле мәшәкатьләр, шатлык алып килә. Менә бит ул бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев