Эльмас Нуруллинга “Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре” исеме бирелде
Якташыбыз, Базарлы Матакта туып үскән Эльмас Нуруллинга “Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре” исеме бирелде. Ул – Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының кафедра профессоры.
Техник фәннәр докторы Эльмас Габбас улы – фәнни-педагогик хезмәткәрләр әзерләүдә зур өлеш кертүче югары квалификацияле белгеч. Ул – 25 тән артык укыту-методик эшләр, 270тән артык фәнни-практик хезмәтләр авторы.
Аның җитәкчелегендә алып барылган теоретик, тәҗрибә рәвешендәге тикшеренүләр, тәҗрибә-конструктор эшләре авыл хуҗалыгы, бөртек эшкәртү һәм машина төзелеше предприятиеләрендә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе проект-конструкторлык оешмаларында кулланыла.
Составына Эльмас Нуруллин да кергән авторлар коллективы “Татарстан Республикасында бөртекле культураларның орлыкларын булдыруда яңалык кертү” эше буенча ТРның дәүләт премиясенә лаек була. Ул “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион тәкъдим” бәйгесендә җиңү яулый.
Белгечләр хәзерләүче, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче якташыбызны зур исем алуы белән котлыйбыз. Аңа алга таба хезмәтендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев